Презентация - Габдулла Тукай

Габдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла ТукайГабдулла Тукай







Слайды и текст этой презентации

Слайд 1

Гомерендә — халкы язмышы, җырларында — халкы моңнары.  
1886-1913

Слайд 2

Мөхәммәтгариф Бибимәмдүдә
Бибимәмдүдә Мөхәммәтшакир
Зиннәтулла хәзрәт
Мөхәммәтвәли Газизә
Сәгъди абзый Зөһрә апа
Галиәсгар Газизә
Болгар кунакханәсе
189011892

Слайд 3

Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туа.
Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы.
Мәмдүдә - Габдулланың анасы

Слайд 4

Кушлавычта шагыйрь туган йорт.
Тау башында салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным– тәнем белән...

Слайд 5

Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф мулланың кабере
Кечкенә Тукай 4 айда әтисез кала.

Слайд 6

Кечкенә Габдулланың әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга һәм соңрак аны үз янына алдыра.

Слайд 7

Күз яшең дә кипмичә еглап вафат булган әни! Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше!
4 яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый.

Слайд 8

Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән
“... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм, сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...” “Исемдә калганнар”
Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә.

Слайд 9

Кечкенә Габдулланы Өчиледән Казанга алып килеп, Печән базарында асрамага бирәләр.
“ ...миңа әти булганы Мөхәм-мәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...”
Асрарга бала бирәм, кем ала?
Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.

Слайд 10

Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра.
Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абый
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Слайд 11

1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә.
Ул яшәгән Почиталин урамы, 66 нчы йорт.

Слайд 12

Шәкерт Тукай

Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта. Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый. Шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт.
«Мотыйгия» мәдрәсәсенең мөдәррисе Мотыйгулла Төхфәтуллин

Слайд 13

1895 – 1898 нче елларда Тукай укыган өч класслы рус мәктәбе бинасы.
Уральскидә, ул үзенең революцион омтылышларында бик күп нәрсәне билгеләгән Габделвәли белән дә таныша
Биш ел үткәч, җизнәсе Галиәсгар үлеп китә, һәм Габдулла, мәдрәсәгә күчеп, үз көнен үзе күрә башлый.

Слайд 14

Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана
1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.
И, каләм! Китсен әләм, сән әйлә безне шадыман, Без дә саяңда уладым тугры юла кадиман. ( «И каләм!». «Әльгасрелҗәдит» журналы, 1906, № 2.)

Слайд 15

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман: “Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан!” Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан; И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан! Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур; Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...
Сөеп кайттым сиңа, Казаным! (1907 – 1913)

Слайд 16

XX гасыр башында бу йортта “Болгар” кунакханәсе булган һәм анда шул заманның татар интеллегенциясе яшәгән
Кечкенә генә булса да үз фатиры булма-ганга күрә, Тукай кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтлә-неп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган.

Слайд 17

Казанга килгәч Тукай танышкан һәм дуслашкан татар интеллегенциясе вәкилләре
Тукайның дусты большевик– революционер Хөсәен Ямашев
Дусты шагыйрь Сәгыйть Рәмиев

Слайд 18

1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза. Шагыйрь исән вакытта ук басылып чыккан повестьның беренче битләре.

Слайд 19

Тукайның Клячкин хастаханәсендә үткәргән айдан аз гына артыграк вакыты – гомеренең гаҗәпкә һәм таңга калдырырлык соңгы сәхифәсе.
Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә

Слайд 20

1913 елның 17 (4) апрелендә Тукайны җир куенына озаталар
1913 елның сүрән, болытлы 4 апрель көне. Клячкин больницасы янына меңләгән кеше шагыйребезне озатырга килгән. Халык агымы, шагыйрьнең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. Ниһаять, Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч еракта түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора...

Слайд 21

Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.
Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.

Слайд 22