Презентация - Габди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлау

Габди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлауГабди иҗаты турында кыскача мәгълүмат - Шигырьләрен уку һәм анализлау







Слайды и текст этой презентации

Слайд 1

Габди иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Шигырьләрен уку һәм анализлау.

Слайд 2

Максат:
Габди иҗаты буенча гомуми мәгълүматлар бирү, Шигырьләрен сәнгатьле уку һәм анализлый алуларына ирешү. Шигырь төзелеше турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү һәм тагын да тулырак мәгълүмат бирү. Поэзиядә стилистик фигураларның урыны һәм ролен төшендерү Язучы иҗатына кызыксыну уяту.

Слайд 3

Габди 
XVII һәм XVIII гасыр әдәбиятларын тоташтыручы, Мәүла Колыйдан алган шигъри эстафетаны үзеннән соң килгән әдипләргә, иң беренче чиратта, Габдессәламгә,  Утыз Имәнигә  җиткерүче шагыйрь. «Габди» — әдипнең тәхәллүсе. Аерым шигырьләрендә ул үзен «Мескен Габди» дип атый.

Слайд 4

Шагыйрьнең тормыш юлы
Шагыйрьнең тормыш юлы хакында мәгълүматлар бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә без аның кемлеге хакында әсәрләренә таянып кына фикер йөртәбез. Бер шигырендән аңлаганча, авторга 30 яшь тулган була. Шуңа карап аның туган елы 1679 ел дип билгеләнә. Ә үлгән елы билгеле түгел. Әсәрләреннән Габдинең Казан белән бәйләнешле булуы аңлашыла: «Шәһрең булгай һәм Казан», «Шәһре — Казан, теле — төрки» һ. б.

Слайд 5

Габдинең безгә билгеле иҗат мирасы
Шагыйрь — үз чорының укымышлы, билгеле кешесе. Габдинең безгә билгеле иҗат мирасы зур түгел: 60 тан артык кыска-кыска лирик шигырьләр. Жанр ягыннан алар төрле: хикмәт, робагый, мәдхия, мөнәҗәт һ. б. Бу шигырьләр «Тәгърифнамә» исеме астында бирелгәннәр.

Слайд 6

Габди М.Колый иҗатын дәвам итүче.
Габди дә, нәкъ Мәүла Колый кебек, үзенең уй-кичерешләрен Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә белдерә. Чор күренешләрен, кешеләрнең холык-фигыльләрен, эш-гамәлләрен дә ул нәкъ әнә шул тәгълиматка, дини әхлакка таянып бәяли. Шагыйрь яшәгән чор — татар тормышының иң авыр, иң катлаулы еллары. Габди дә кыенлыкны күрә, җәбер-золымда яшәгән халыкка кызгану, теләктәшлек тойгысын белдерә, әмма сабыр итәргә, түзәргә чакыра. Шагыйрь өчен кешеләрнең үзара тату булып, килешеп яшәве мөһим.

Слайд 7

Габди Мөхәммәдьяр традицияләрен дәвам итүче
Габди, Мөхәммәдьяр  традицияләрен дәвам итеп, кешеләрдә булырга тиешле матур әхлакый сыйфатларны, күркәм эш-гамәлләрне тасвирлауга зур урын бирә. Кешене бизи торган сыйфатларның иң изгесе — «сәхилек», ягъни юмартлык, ди ул. Шагыйрь тәкәбберлек, масаю, хәрам мал җыю, кешене рәнҗетү, саранлык кебек күренешләрне кискен тәнкыйтьләп, аларга тыйнаклык, әдәплелек, юмартлык кебек матур сыйфатларны каршы куя.

Слайд 8

1679-1709 елдан соң язылган хикмәт, робагый,  мәдхия, мөнәҗәтләре

Слайд 9

[Галимнәрне якын күр]
  Кичә-көндез, собхы-шам1 галимнәрне тот белеш. Галим катындан сөрсәләр, катына отры йылыш. Йыракдин күрсәң анларны, катына килеп кул алыш, Күңлен алып, көн дә кил-бер вакыт булма чалыш. Галимнәрнең хәлен соргыл-атнада, һәрбер айда. Хәлен сорап, хәер иткән – бу заманда мондый кайда?! Бирә күргел малың булса, булса пул2 йә баглы тай да. Аңлап алгыл бу сүземне, хафаны итрерсән шәйда3. 1 Собхы-шам (собых-шам) – иртә-кич. 2 Пул – акча. 3 "Хафаны, һичшиксез, уздырырсың" мәгънәсендә.

Слайд 10

[Ата-анаңны хөрмәт ит]  
Атаң берлән анаңа хезмәт иткел күп-күп, Иртә торып, һәр көндә аякларын үп-үп. Һәр нә әйтә, айларның сүзләрен күр йөп-йөп4, Сабыр кылгыл, һәр нәчә кыйнасалар дөп-дөп. 4 Йәп-йәп – җөплә; хак күр.

Слайд 11

[Аш-су ашат халыкка]
 Аш-су ашат хәлаикка5, нигъмәтең булса тигез, Сәвенмәгел угыл-кызың туганыга, тугса игез. Һәр нә тапсаң, дус-иш берлә бергә(ләшеп) йиеңез6, "Кем оҗмахлык?" – дип сорсалар: "Сәхи (кеше)!" – диегез7. 5 Хәлаикка – халыкка. 6 Йиеңез – ашагыз. 7 "Кем оҗмахка керә?" – дип сорасалар, "Юмарт!" – диеп җавап бирегез.

Слайд 12

Слайд 13