Презентация - Ренат Харис

Нужно больше вариантов? Смотреть похожие
Нажмите для полного просмотра
Ренат Харис
Распечатать
  • Уникальность: 83%
  • Слайдов: 8
  • Просмотров: 5995
  • Скачиваний: 3350
  • Размер: 1.55 MB
  • Онлайн: Да
  • Формат: ppt / pptx
В закладки
Оцени!
  Помогли? Поделись!

Слайды и текст этой онлайн презентации

Слайд 1

Ренат Харис, слайд 1

Ренат Харис « Сатмас егет илен алтын көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын. Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер Ватанын »

Слайд 2

Ренат Харис, слайд 2
Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклесе Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 елның 6 маенда Ульянов (элекке Сембер) өлкәсенең Цильна (Чынлы, элек Богдашкино) районы Кәшлә (Зирекле Күл — Елховое Озеро) авылында туа. Әти-әнисе укытучылар булып, бер авылдан икенче авылга еш күчеп йөргәнлектән, Р.Харисның балалык һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа төбәгендәге авылларда уза. 1958 елны Буа шәһәрендә А.Луначарский исемендәге урта мәктәпне тәмамлый.

Слайд 3

Ренат Харис, слайд 3

1959-1963 Казан дәүләт педагогия университеты 1963-1964 Татарстанның Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укытучысы 1964-1965 ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча инструктор 1965-1971 еллар арасында «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр

Слайд 4

Ренат Харис, слайд 4
«Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») җаваплы секретарь 1971-1973 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы секретаре 1973-1982 елларда ул — Татарстанның мәдәният министры урынбасары, 1982 - 1989 елга кадәр «Казан утлары» журналының баш редакторы.
1989-1991 елларда КПССның Татарстан рескомында идеология бүлеге мөдире 1990 ел Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өч чакырылыш халык депутаты. 1995-1999 елларда ул Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары вазифаларын башкара.

Слайд 5

Ренат Харис, слайд 5

50 дән артык поэма Дистәдән артык шигъри цикл, 150 дән артык җыр, романс, кантата, оратория иҗат иткән Бөтендөнья татар конгрессы, Ф.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале идеяләре авторы

Слайд 6

Ренат Харис, слайд 6

1972 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясе бирелә. 1972 елда — Татарстанның, 1980 елда «Каракалпакстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә 1979 елда «Литературная Россия» атналык газетасының махсус премиясе 1994 елда Башкортстан Язучылар берлегенең Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләге белән билгеләп үтелә. 1997 елда Ренат Харис лирик шигырьләре тупланган «Хисемнең җисеме» китабы өчен (1996) Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Слайд 7

Ренат Харис, слайд 7
. 2004 ел - Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән исем бирелә. 2002 ел - шагыйрьгә «Чуашстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә. 2004 елда М.Шолохов медале белән бүләкләнә. 2005 ел - Мәдәниятләр диалогының замана шартларында милли эпос традицияләрен үстергәне өчен («Йосыф кыйссасы» балеты, либреттосы) Р.Харис Россия Федерациясенең Дәүләт премиясенә лаек була. Р.Харис — 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы

Слайд 8

Ренат Харис, слайд 8
^ Наверх
X
Благодарим за оценку!

Мы будем признательны, если Вы так же поделитесь этой презентацией со своими друзьями и подписчиками.