Презентация - Туган телем язмышы

Туган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышыТуган телем язмышы







Слайды и текст этой презентации

Слайд 1

Туган телем язмышы

Слайд 2

Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; Туган телне кадерли белү күнекмәләре формалаштыру; Телнең язмышын күзаллауда укучының үзаңын уяту.

Слайд 3

«Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә, телегезне дә шулай сөегез, милләтегез вә телегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез» Риза Фәхреддин

Слайд 4

Көзге Үзебезне таный алыр чакта, Гореф-гадәт барда, тел барда. Ешрак карыйк әле көзгеләргә – Төсмерләнә бүген кем анда? Туры карыйк: Кемнәр икән соң без, Ни кыланабыз, ничек яшибез? Ата-бабаларыбызның изге исемен Онытмадык микән әле без? Замананың яман чүп-чарына Бетмәдеме җаннар буялып? Йөрмибезме туган телебездә Сөйләшергә кайчак оялып?
Йөзе дә юк, әйтер сүзе дә юк Кемнәр үстерәбез алмашка? Күп нәрсәгә инде күз йомабыз – Күңелләрне инде ләм баскан? Хәтерләрдә ни бар? Маңкортларга Әйләндекме без? - Төбәбрәк бер карагыз әле Көзгеләргә, Булса көзгегез! Харрас Әюпов

Слайд 5

«Тел дә бакча кебек, тәрбия җитмәгән бакчаны кирәкмәгән чүп үләннәре басып киткән шикелле, телне дә чүп-чар зарарларга мөмкин»
Гомәр Бәширов

Слайд 6

Гаяз Исхакый – егерменче гасырның беренче яртысында татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты итеп куйган милләт улларының иң күренеклесе.
Г.Исхакый 1878 нче елның 22 нче февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында туа.

Слайд 7

Софья (Сания) Гөбәйдуллина 20 нче гасырның икенче яртысының күренекле композиторы. Софья (Сания) Гөбәйдуллина 1931нче елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә туа. Балачагы Казан шәһәрендә үтә. 1954 нче елда Софья (Сания) Гөбәйдуллина Казан консерваториясен тәмамлый. Шул ук елда Мәскәү консерваториясенә укырга керә.
Ул - чын мәгънәсендә татарның күренекле композиторы.

Слайд 8

Рудольф Нуреев 1938 нче елның 17 нче мартында Иркутск шәһәрендә туа. Уфада оештырылган балалар фольклор ансамблендә бии башлый. 1955 нче елда Ленинград хореография училищесына укырга керә. Укуны тәмамлагач, Нуреев С. М. Киров исемендәге балет театрында (хәзерге вакытта — Мариин театры) солист буларак эшен башлый..
Аның исеме балет тарихында үзенчәлекле символ булып тора.

Слайд 9

Алсу Ралифовна Сафина (Абрамова) 1983 нче елның 27 нче июнендә Татарстан республикасының Бөгелмә шәһәрендә туа..
«Туган телем миңа бик якын» - ди татар җырын дөньякүләм таныткан яшь йолдыз …

Слайд 10

Марат Сафин 1980 нче елның 27 нче гыйнварында Мәскәү шәһәрендә туа. Кечкенә чагыннан ук теннис белән мавыга.
Спорт өлкәсендә үзебезнекеләр булуы тагын да горурландыра

Слайд 11

Миргазиян Закир улы Юнысов 1927 елның 25 нче маенда Татарстан АССРның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туган.
Тел — кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел — рухи экология

Слайд 12

Тел ачылгач әйтә алсаң, «Әни» - дип, Тел ачылгач әйтә алсаң, «Әти» - дип, Күзләреңә яшьләр тыгылмас, Туган телең әле бу булмас. Соңгы минутта әйтә алсаң, «Әни” - дип, Соңгы минутта әйтә алсаң, «Әти» - дип, Күзләреңә яшьләр тыгылыр. Туган телең әнә шул булыр.
Туган телең

Слайд 13

“Туган тел кешене шәхес иткән тылсымлы көч булган кебек кешеләр төркемен халык иткән бөек көч тә ул”. Хөкүмәт тарафыннан республикабызда төрле чаралар оештырылуы, Татарстан Яңа Гасыр телерадиокомпаниясендә “Татарлар”, “Халкым”, “Ватандашлар” исемле тапшырулар чыгуы да милләтебезнең яшәвен һәм телебезнең үсүен чагылдыра:

Слайд 14

Туган телгә багышланган форумнар, конференцияләр, телерадио тапшырулар:

Слайд 15

Нинди уйга чумдың әле, Әй, газиз кәгъбәм минем. Менә тагын яныңа мин Сәҗдә кылырга килдем. Горур Тарих баш игәнне, Кем башын имәс сиңа?! Ил-халкының юанычы, Күз яше димәс сиңа?! «И туган тел, и матур тел», - Син бит бердәнбер догам. Шул догадан шәҗәрәмне Аера күрмәсен Ходам. Аера күрмәсен халкымның Мөкатдәс моңнарыннан. Чичән бабамнар ядкаре - Саз, гөслә кылларыннан. Кемгә нинди бизмән тиеш,- Замана үзе белә. Киләчәккә бара халкым Синең фатихаң белән. Г.Морат
Тукай көннәре: Без - Тукайлы халык!
Татар әдәбиятының бәхете булып, дөнья әдәбиятының шатлыгы булып 1886 елны бу фани дөньяга Габдулла Тукай килде. Үз милләтенең гасырларга сузылган газапларыннан һәм өметләреннән, моңнарыннан һәм ырымнарыннан, кан катыш туфракта, изге җирлектә яралды ул. Язмыш аңа бер генә чеметем, бер генә мизгел гомер бирде. Шул ара эчендә ул Россиядә үзен дә, сүзен дә үлемсез итте. Алай гына да түгел, аның исеме һәм даны ил чикләрен узып чыкты. Көнбатыштагы караимнардан алып көнчыгыштагы уйгурларга хәтле барып җитте. Тукайны мин 20 нче гасырда төрки телләрдә иҗат иткән иң бөек шагыйрьләрнең берсе.

Слайд 16

«Ватандашлар»; «Мәдәният дөньясында»; «Халкым минем…»; «Татарлар».
Татарстан Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе оештырган чаралар:

Слайд 17

«Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә, телегезне дә шулай сөегез, милләтегез вә телегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез» Риза Фәхреддин

Слайд 18

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйзрахманова Гүзәлия Фоат кызы