Презентация - Татарская литература

Нужно больше вариантов? Смотреть похожие
Нажмите для полного просмотра
Татарская литература
Распечатать
  • Уникальность: 100%
  • Слайдов: 15
  • Просмотров: 593
  • Скачиваний: 69
  • Размер: 13.36 MB
  • Онлайн: Да
  • Формат: ppt / pptx
В закладки
Оцени!
  Помогли? Поделись!

Слайды и текст этой онлайн презентации

Слайд 1

Татарская литература, слайд 1

Слайд 2

Татарская литература, слайд 2

Төнлә барлык кешеләр йоклап беткәч, бакалар бакылдаудан, кошлар сайраудан, җилләр исүдән туктагач, Зәңгәр күлгә төшеп Ай коена икән В те таинственные ночи, когда люди засыпают глубоким сном, когда уже утихает кваканье лягушек, пение птиц, шелест листвы, веяние ветерка, на Голубое озеро опускается Месяц и плещется там, Затем принимается собирать кувшинки в озере. Да не все подряд, а только самые белоснежные, распустившиеся цветы.

Слайд 3

Татарская литература, слайд 3

Слайд 4

Татарская литература, слайд 4

Төнбоек чәчәкләре җыйганнан соң Ай үзенең болыттан ишеп ясаган баскычының йомшак басмаларына сак кына баса-баса күккә күтәрелә икән. Күккә менеп җиткәч кулындагы төнбоек чәчәкләрен әле бер якка, әле икенче якка ыргытып уйнарга тотына икән. Ә ул ыргыткан төнбоек чәчәкләре күкнең түшәменә кадалып йолдыз булып яна башлыйлар ди Набрав две горсти кувшинок, Месяц по лестнице из мягких облаков, осторожно поднимается в небо. Добравшись до неба, он играет с цветами, подкидывая их, то в одну, то в другую сторону. А разброшенные кувшинки, вонзаясь в небо, начинают светиться яркими звездочками.

Слайд 5

Татарская литература, слайд 5

Һәркөн шулай төн артыннан төн туган, күкнең биек түшәмендә йолдызлар җемелдәшкән, һәр төн шулай Зәңгәр күлдә коенырга Ай төшкән. Ә бер төнне гадәттәгечә күл өстендә Ай тирбәлгәндә кинәт кенә җил уянган, чөнки җирнең җилдәге койрыгына ялгышып бер сукыр тычкан китереп баскан. Йокысыннан вакытсыз уянган дулкыннар күл өстендә галәмәт тавышлар чыгарып чабыша башлаган. Кайбер усалраклары күлдә үсеп торган төнбоекларны йолыккан, кайберләре кулы авыртканчы ярны кыйнаган, ә кайберләре су читендәге бака ефәкләрен йолкып-йолкып эчкәрәк, Ай коена торган төшкәрәк китергән. Ай җилнең йокыдан уянуын күргәч судан атылып чыгыйм дигән икән, тик яр буеннан дулкын куып китергән бака ефәгенә уралган да калган. Ай әле тегеләй ыргылган, әле болай ыргылган, әмма бу ефәк ятьмәдән ычкына алмаган. Айның тыны бетә башлаган. Так проходили ночи за ночью, в небе мерцали звездочки, каждую ночь Месяц плескался в Голубом озере. Однажды ночью Месяц, как обычно, купался в озере. Вдруг ветер проснулся от того, что один крот нечаянно наступил ему на хвост. Проснувшиеся ото сна волны помчались, издавая необычные звуки над озером. Волны, которые угрюмее, вырывали кувшинки, а другие сбрасывали тину и тащили её на место, где купался Месяц. Месяц хотел выйти из воды, было уже поздно; он запутался в тине, которую принесла волна с берега. Месяц рванулся и туда, и сюда, но не смог распутать эту шёлковую нить. Месяц стал задыхаться.

Слайд 6

Татарская литература, слайд 6

Слайд 7

Татарская литература, слайд 7

— Коткарыгыз, батып үләм,— дип кычкырган ул бар көченә. Айның тавышын иң беренче булып карт Чуртан ишеткән. — Нәрсә төнне куркытып кычкырасың?— дигән ул Айга. — Чуртанкай,— дигән Ай,— зинһар коткара күр. Үткен тешләрең белән бу ефәкне ерткаласана. — Бик коткарыр идем дә, тешләрем сызлап тора шул,— дигән Чуртан Айның батуына сөенеп. Чөнки ул Айның шундый матур, шундый якты булуына, бөтен дөньяны сокландырып торуына бик көнләшеп йөргән икән. Аннары Айның ашамыйча-эчмичә яши алуына да бик эче пошып йөргән булган Чуртанның. — Без монда көн саен тамак туйдыру турында уйлыйбыз, әллә кемнәрнең кармакларына эләгәбез. Ә син эшләмичә рәхәт кенә яшисең,— дигән Чуртан. — Минме эшләмим?— дигән Ай.— Мин, беләсең килсә, төне буе бөтен дөньяны яктыртып торам. Мин булмасам юлчылар барыр юлларын таба алмаслар, диңгезләрдә кораблар батар иде. Чуртан аның сүзен бераз гына тыңлап торган да Айның һаман саен тирәнрәк бата баруын күреп, китеп барган. - Спасите, я тону, - крикнул он, что есть силы. Первым его крик услышала старая Щука. - Ты почему среди ночи кричишь, всех пугаешь? – спросила она Месяца. - Щука, - сказал Месяц, - пожалуйста, спаси меня. Твои зубы очень острые, эту нить ты сможешь быстро порвать. - Спасла бы я тебя, да что-то зубы побаливают, - ответила Щука Месяцу, радуясь его скорейшей гибели. Ведь она очень завидовала красоте, яркости, которые исходили от Месяца и освещали весь мир. Еще Щука очень переживала из-за того, что Месяц может обходиться без еды и воды. – Мы здесь каждый день думаем, как бы насытить наши желудки, да еще и попадаем на удочку. А тебе хорошо живется, ничего не делая, - говорила Щука. - Это я-то ничего не делаю?! – возмутился Месяц. – Я, если хочешь знать, всю ночь работаю: освещаю, сторожу весь мир. Если бы не я, не нашли бы дорогу ночные путники, корабли утонули бы в морях, а разбойники нападали бы на невинных людей.  Щука недолго послушала его, и, увидев, как Месяц всё погружался глубже, поспешила уйти.

Слайд 8

Татарская литература, слайд 8

Слайд 9

Татарская литература, слайд 9

Ай тагын бар көчен җыеп кычкырган: — Коткарыгыз, батып үләм. Бу юлы Айның тавышын бер бик ямьсез, чатан аяклы, карлыккан тавышлы Гөберле бака ишетеп килгән. — Әй, син нәрсә,— дигән ул Айга,— безнең ефәкне урларга килдеңме әллә? — Коткарчы зинһар,— дигән Ай,— тыным бетә. Күктә ялтырап торыр вакытым җитә. Кешеләр күктә минем юклыкны күрерләр дә хафага калырлар. Ә минем кешеләрне бер дә кайгыга саласым килми. — Ярар, коткарырмын,— дигән Гөберле бака,— тик башта син минем тавышымны тыңлап кара. Матур сайрыйммы мин? Тавышым минем сандугачныкыннан матуррак бит, әйеме? Бака әллә нинди тавышлар чыгарып бакылдарга тотынган. — Сандугачныкыннан матур дип булмый инде анысы, ләкин син аңа бер дә борчылма. Син бит бака: баканың үз җыры, сандугачның үз җыры, мин ялганлый алмыйм -дигән Ай. — Алайса үзеңә үпкәлә,— дигән дә Гөберле бака, китеп барган. Собрав все силы, Месяц опять закричал: - Спасите! Я тону!  На его крики пришла хромая Жаба с хриплым голосом. - Эй, ты что, - обратилась она к Месяцу, - удумал украсть наши шёлковые нити? - Спаси, пожалуйста, прошу тебя, - сказал Месяц, - я задыхаюсь. Пришло время светить в небе. Без меня люди станут тревожиться. А мне не хочется расстраивать людей.  - Хорошо, я спасу тебя, - ответила Жаба, - но сначала послушай-ка мой голос. Красиво ли я пою? Какие только звуки не издавала она. Её голос был похож на звуки человека, набравшего в рот воды. - Ну, красиво я пою? – спросила Жаба. - Я пою лучше соловья, не правда ли? - Не могу сказать, что поёшь ты лучше соловья, - ответил любящий справедливость Месяц. – Но ты не расстраивайся. Ты же жаба: у вас своя песня, у соловья своя, я не могу обманывать. - Смотри, обижайся на себя, - сказала Жаба и ушла.

Слайд 10

Татарская литература, слайд 10

Слайд 11

Татарская литература, слайд 11

Бу Зәңгәр күл буенда гына бер балыкчы яши икән, балыкчының Айсылу исемле кызы булган. Шушы балыкчы кызы Айсылуның ике як битендә дә уч төбе кадәрле кап-кара миңе бар икән. Үзенең шул миңнәреннән оялып Айсылу урамга да төннәрен генә чыга икән. Менә шушы Айсылу күл буенда монаеп җырлап йөргәндә Айның ярдәм сорап кычкырганын ишеткән. Неподалёку от Голубого озера жил один рыбак. У него была дочка по имени Айсылу. На лице у Айсылу почему-то были две родинки величиной с ладонь. Стыдясь своих родинок, девочка только ночью гуляла. вдруг она услышала крик о помощи.

Слайд 12

Татарская литература, слайд 12

Слайд 13

Татарская литература, слайд 13

— Әй сөйкемле Ай, матур Ай,— дигән Айсылу,— әз генә түз. Мин хәзер... Кыз бөркәнеп чыккан шәлен иңеннән алып ыргыткан да, йөзә белмәвен дә онытып суга ташланган. Ике чумып, бер калкуга ул инде Ай янына барып җиткән. Тик аның үзенең дә кулларына, муеннарына бака ефәге уралган. Әмма кыз үзе турында уйламаган, тизрәк Айны коткарырга тырышкан. Бака ефәген бөтен көченә ерткалаган, өзгәләгән. Менә бермәлне ефәк арасыннан Айның түп-түгәрәк, яп-якты йөзе күренгән. - Ах, ты, Месяц, милый Месяц,- сказала Айсылу, - потерпи немного. Я сейчас…- Девочка сбросила с плеч шаль и, забыв о том, что не умеет плавать, бросилась в воду. Нырнув два раза, она уже доплыла до Месяца. Её руки и шея запутались в водорослях. Но девочка не думала о себе, она старалась спасти Месяц. Со всей силы она принялась рвать водоросли. Среди нитей виднелось светлое, круглое личико Месяца.

Слайд 14

Татарская литература, слайд 14

— Рәхмәт, чибәркәй,— дигән Ай чын күңеленнән,— коткардың. — Алай әйтмә,— дигән Айсылу, — мин чибәр түгел, мин ямьсез кыз. Шул ямьсезлегемнән оялып мин көндез өйдә генә утырам. — Чибәркәй дим, мин ялганламадым. Син чынлап та дөньяда иң-иң чибәр кыз. Әгәр минем сүзләремә ышанмасаң, көзгегә кара. Кыз йөгерә-йөгерә өенә кайткан. Ут кабызган. Курка-курка көзге каршына килгән. Караса... Караса, көзгедә гүзәлләрнең гүзәле бер кыз басып тора икән. «Мин түгелдер, бу бүтән берәр кыздыр»,— дип Айсылу үзенең битләренә кагылган, көзгедәге кыз да шул ук хәрәкәтләрне кабатлаган. Бик озак кына ышана алмаган Айсылу моның үзе икәнлегенә. «Битемдәге олы ямьсез миңнәр кая китте икән соң?» — дип уйлаган ул. Ай аның йөзенә үзен коткарган өчен якты нурларын ягып калдырган икән. - Спасибо, красавица, - от души поблагодарил её Месяц, - спасла ты меня. - Не говори так, - ответила Айсылу, - я ведь не красивая, а уродливая. Ведь я от стыда днём не могу даже выйти на улицу. - Я не обманул тебя, назвав красавицей. Ты ведь на самом деле самая красивая, чудесная девочка на свете. Если не веришь мне, посмотри в зеркало. Айсылу торопливо побежала домой. Включила свет. Осторожно подошла к зеркалу. Долго не решалась. Посмотрев, увидела перед собой…настоящую красавицу. «Наверно, это не я, а другая девочка», - подумала она и потрогала свое лицо, а в зеркале девочка делала то же самое. Месяц совершил чудо за своё спасение.

Слайд 15

Татарская литература, слайд 15
^ Наверх
X
Благодарим за оценку!

Мы будем признательны, если Вы так же поделитесь этой презентацией со своими друзьями и подписчиками.