Слайды и текст этой онлайн презентации
Слайд 1
Шәмсия Җиһангирова - лирик күңелле,
романтик рухлы
шагыйрә.
Слайд 2
Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова –шагыйрә, телевизион тапшырулар алып баручы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
1951 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Баек авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә, урта белемне Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә ала.
1969 - 1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә килә. 1975–1980 елларда гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши, анда 27 нче номерлы балалар бакчасында мөдир булып эшли. 1981 елда янәдән Казанга кайталар, Ш.Җиһангирова кабат китап нәшриятына эшкә урнаша.
Слайд 3
1988–1991 елларда ул Татарстан Мәдәният министрлыгының Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту үзәгендә уку-укыту, кулланма әсбапларын нәшер итү бүлеген җитәкли. 1992 елның мартында аны Татарстан дәүләт радиокомитетына эшкә чакыралар. Шунда ул 2002 елның август аена кадәр музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 2002 елда Татарстан хөкүмәте карары белән «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырылгач, Ш.Җиһангирова радионың баш мөхәррире вазифаларын башкара. Шәмсия Җиһангирова – хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре, «Болгар» радиосында «Яшәү яме» дигән популяр тапшыруны алып баручы. Тормыш юлын, иҗатын, эшчәнлеген татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә багышлаган шәхес буларак, ул – күпләргә үрнәк.
Слайд 4
Шәмсия Җиһангирова – нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән өртелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр языла. «Нишлим», «Тик син диеп» (Ф.Әхмәтов музыкасы), «Ак күлмәгем», «Пар канатлар» (И.Дәүләтшин музыкасы), «Ниләр җитмидер күңелгә», «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (Л.Батыр-Болгари музыкасы), «Бураннар» (Р.Нәгыймов музыкасы), «Минем кадерлеләрем» (М.Гыйләҗев музыкасы), «Күрәсем килгән иде» (Г.Сафиуллин музыкасы), «Җирсү» (А.Шакиров музыкасы), «Мәңге бергә» (Г.Мингалиев музыкасы), «Сагынам сине, әнием», «Гомерләр үтмәгән» (А.Хөсәенов музыкасы) – болар озак еллар буе һәрдаим җырлана торган җырлар мисалыннандыр.
Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган җырлар инде ничә еллар сәхнәдән, экраннардан һәм радиоэфирлар аша яңгырый. Габделфәт Сафинның «Ак күлмәгем» җыры әнә шундыйлардан. Бик күпләгән җырчылар аның җырларын яңгырата, кызы Гөлҗиһан һәм әле ул үзе дә бик матур итеп җырлый.
Слайд 6
Бүләкләре, мактаулы исемнәре:
СССР һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы
ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе.
Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” иясе.
«Җирсү» һәм «Илаһият» җыентыклары өчен, елның иң күп укылган китаплары буларак, 2002, 2006 елларда Беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.
Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, 2013 ел.