Презентация - Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә

Нужно больше вариантов? Смотреть похожие
Нажмите для полного просмотра
Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә
Распечатать
  • Уникальность: 99%
  • Слайдов: 17
  • Просмотров: 4514
  • Скачиваний: 2316
  • Размер: 12.66 MB
  • Онлайн: Да
  • Формат: ppt / pptx
В закладки
Оцени!
  Помогли? Поделись!

Слайды и текст этой онлайн презентации

Слайд 1

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 1
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Карамалы авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Әти, әни һәм мин- сәламәт гаилә.
Эшләде: Карамалы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Багманова Лилия

Слайд 2

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 2
Минем гаиләм - минем терәгем
Гаилә - баланың бәхете, Гаилә - һәркемнең теләге, Гаилә төзиләр күбесе, Гаиләдә яшәү күңелле. Гаилә учагы бик җылы , Өйгә кергән кояш нуры . Үзе якты, үзе нурлы

Слайд 3

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 3
Исәнмесез, таныш булыйк Без өч бертуган: Радик, Раил, Лилия Үзебезнең гаилә турында Сөйләп бирәбез менә.

Слайд 4

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 4
Әниебезнеңисеме Раушан буладыр. Исеме дә, җисеме дә Гүзәллеккә иядер

Слайд 5

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 5
Әтиебез Рифгать атлы, Белмәсәгез белегез. Көчле, характеры ныклы, Яшәгез сез гел тигез.

Слайд 6

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 6
Шактый еллар моннан элек Алар бергә кавыша. Таһир белән Зөһрә кебек, Алар антлар алыша.

Слайд 7

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 7
Икесе дә эшкә җитез, Юк уфтанып торулар. Ныклы булсын диеп нигез, Зур планнар коралар.

Слайд 8

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 8
Әтиебез оста куллы Эшләмәгән эше юк Кулы эшкә ятып тора Могҗизалар тудыра.

Слайд 9

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 9
Әниебез дә бик уңган, Матур гөлләр үстерә. Ул утырткан яшелчәләр, Шаулап үсеп утыра. Умарта кортлары да Әнине яраталар, Үзләрен караганда, Чагып та карамыйлар. Аның пешергән ризыкларын, Бик яратып ашыйбыз. Тел йотарлык ризыкларны Ашамый ничек түзик.

Слайд 10

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 10
Әти-әни, әби-бабайларга Зур куанычлар өстәп Бу дөньяга без туганбыз Фәрман булган ди , өстән.

Слайд 11

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 11
Нур өстенә нур өстәп, Киткән бәбәй туйлары, Сыгылып торган ди өстәл, Пешкән бәлеш, куйлары...

Слайд 12

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 12
Мәшәкатьле сөенечләр белән Көн артыннан көн үткән, Башта мүкәләп булса да, Тәпиләп йөреп киткәнбез.

Слайд 13

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 13
Көндә һөнәр арттырулар Өстәлә барды диләр, Ел артыннан ел үткәнне Сизми дә калдык диләр.

Слайд 14

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 14
«Сәламәт тәндә-сәламәт рух»,-дип Яшибез гаиләбез белән.

Слайд 15

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 15
Нәсел агачыбызның бер тармагы.

Слайд 16

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 16
Гаиләбезнең горурлыгы - Әби белән бабабыз. Без аларны яратабыз Һәм бик хөрмәт итәбез.

Слайд 17

Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә, слайд 17
Шау-гөр килеп менә шулай Яшәп ятабыз бергә. Ышанмасагыз кунакка Бер килегез әле безгә.
^ Наверх
X
Благодарим за оценку!

Мы будем признательны, если Вы так же поделитесь этой презентацией со своими друзьями и подписчиками.