Презентация - Ачык тәрбия сәгате

Нужно больше вариантов? Смотреть похожие
Нажмите для полного просмотра
Ачык тәрбия сәгате
Распечатать
  • Уникальность: 94%
  • Слайдов: 14
  • Просмотров: 693
  • Скачиваний: 72
  • Размер: 0.05 MB
  • Онлайн: Да
  • Формат: ppt / pptx
В закладки
Оцени!
  Помогли? Поделись!

Слайды и текст этой онлайн презентации

Слайд 1

Ачык тәрбия сәгате, слайд 1
Ачык тәрбия сәгате. 7 сыйныфлар өчен.
Тема: Социаль нормалар арасында хокук нормалары яки яшүсмер үз хокукларыңны беләсеңме?
Сыйныф җитәкчесе: Садриев Равил мөхтәр улы.

Слайд 2

Ачык тәрбия сәгате, слайд 2
Максат: 1) Укучыларның башлангыч хокукый белемнәрен киңәйтү; 2)Үз фикереңне курыкмый һәм ачык итеп әйтә белү күнекмәләрен үстерү; 3)Милли йолаларыбызга, гореф- гадәтләребезгә карата ихтирам тәрбияләү.

Слайд 3

Ачык тәрбия сәгате, слайд 3
Норма дигән сүзне ничек аңлыйсыз?
Рөхсәт ителгән чик, эшләргә яраган һәм ярамаган әйберләрне аеру.
Социаль, социум дигән сүз нәрсәне аңлата?
Кешеләр төркеме, җәмәгатьчелек, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте.
Нәрсәләр ул социаль нормалар ?
Җәмгыятьә урнашкан, кешеләр үзара мөнәсәбәткә кергәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләр.

Слайд 4

Ачык тәрбия сәгате, слайд 4
Хокук право
Гореф - гадәтләр
Дини
Социаль нормалар
Йолалар
Зәукый эстетик
Әхлакый мораль

Слайд 5

Ачык тәрбия сәгате, слайд 5
-Ни өчен законнарны үтәргә кирәк?
Видеоролик карау

Слайд 6

Ачык тәрбия сәгате, слайд 6
Кеше хокукы ул - нәрсә дә булса эшләү, билгеле бер гамәлләр кылу, нәрсәгә дә булса иярү мөмкинлеге.

Слайд 7

Ачык тәрбия сәгате, слайд 7
Баланың гражданлык (шәхси) хокуклары : -яшәүгә хокук; -үзенең әти-әнисен белергә хокук; -хат язышу, дуслар сайлау, телефоннан аралашу һ.б. -торак кагылгысызлыгы.

Слайд 8

Ачык тәрбия сәгате, слайд 8
Баланың социаль-икътисади һәм мәдәни хокуклары : -хезмәткә хокук; -һөнәрне ирекле сайлауга хокук; -ял итүгә хокук; -социаль тәэмин ителүгә хокук (“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе, аз керемле гаиләләргә ярдәм); -белем алуга хокук (бушлай, урта тулы гомуми белем алу); -иҗат иреге (төрле шигырьләр, әкиятләр иҗат итеп газета-журналларда бастырту) ; -мәдәни тормышта катнашу хокукы (“Йолдызлык”, “Кинофестиваль”); -мәдәни учреждениеләрдән файдалану хокукы (клуб, укучылар йорты, гитара түгәрәге спорт мәктәбе көрәш)

Слайд 9

Ачык тәрбия сәгате, слайд 9
Әгәр хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлансаң?
-Балигъ булмаган үсмерне 72 сәгатькә кадәр тоткарлау рөхсәт ителә;  -ни булуы хакында шунда ук әти-әниеңә, туганнарыңа хәбәр итәргә кирәк; -тоткарланган вакытта ук адвокат чакырырга мөмкин; -балигъ булмаганнар үзләренең законлы вәкилләре (әти-әнисе һ.б.) булганда гына аңлатма бирә, шуңа алар килеп җиткәнче дәшмәскә һәм үзләре турындагы мәгълүматлардан (фамилия, исем, атасының исеме, яшәү урыны) тыш берни дә сөйләмәскә була;

Слайд 10

Ачык тәрбия сәгате, слайд 10
Әгәр хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлансаң?
-кулга алганда шәхси тентү булырга мөмкин, ул чакта чит кешеләр – пүнәтәйләр катнашырга тиеш.Бу вакытта беркетмә төзелә; -тутырылмаган беркетмәгә кул куярга ярамый, соңрак аңа дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар язарга мөмкиннәр; -“...беркем дә үзенә каршы, тормыш иптәшенә һәм якын туганнарына каршы таныкларга бурычлы түгел...” (РФ Конституциясенең 51 нче маддәсе).

Слайд 11

Ачык тәрбия сәгате, слайд 11
Укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр һәм аларның бурычлары.
-Тиешле вакытта мәктәпкә килү һәм китү, мәктәпкә чиста кием белән керү; -Башка авылдан булганда мәктәп автобусыннан гына файдалану; -Дәрескә соңга калмыйча керү, укытучы рөхсәтеннән башка гамәлләр кылмау -Дәрестә тәртипле булу, укытучының сөйләгәнен игътибар белән тыңлау; -Тәнәфестә коридорда чабып йөрмәскә, мәктәп милкенә сакчыл карарга; -Ашханәдә сөйләшеп ашамаска, савыт-сабаны илтеп куярга; -Дәреслекләрне саклап тотарга, ертылганын ябыштырырга; -Раздевалкада тышкы һәм эчке аяк киемнәрен бер урынга гына куеп йөрергә; -Сәбәпсез дәрес калдырмаска, авырган очракта сыйныф җитәкчесенә хәбәр бирергә;

Слайд 12

Ачык тәрбия сәгате, слайд 12
Укучылар үтәргә тиешле кагыйдәләр һәм аларның бурычлары.
-Мәктәп бакчасында һәм җыештыру өмәләрендә эш кораллары белән сак эш итәргә, очлы предметларны кешегә каратмаска, уйнамаска; -Походларга шырпылар тыгып йөрмәскә, учак якмаска; -Караучысыз калган өлкәннәргә ярдәм итәргә; -Укытучылар һәм өлкәннәр белән исәнләшергә; -Әти-әнигә, укытучыларга һәм башка үзеңнән өлкәнрәк кешеләргә ихтирамлы булырга; -Үзеңнән кечерәкләргә игътибарлы булырга, яхшы яктан үрнәк күрсәтергә һәм кирәк вакытта ярдәм кулын сузарга; -Мәдәни һәйкәлләрне һәм туган як табигатен кулдан килгәнчә сакларга.

Слайд 13

Ачык тәрбия сәгате, слайд 13
-Димәк, укучылар, хокуклардан файдалану белән беррәттән бурычларны да үтәргә кирәк!

Слайд 14

Ачык тәрбия сәгате, слайд 14
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
^ Наверх
X
Благодарим за оценку!

Мы будем признательны, если Вы так же поделитесь этой презентацией со своими друзьями и подписчиками.